Арча районында ветеринария белгечләре кош гриппын юк итү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздырды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районында дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын юк итү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздырдылар. Бу өйрәнү күнекмәләренең максаты - хайваннарның аеруча куркыныч авырулары кабынып китүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә дәүләт хакимияте башкарма органнарының, территориаль идарәләрнең, җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген җайга салу.

Мондый куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килгәндә, инфекцияләрне алга таба таратуны булдырмас өчен, үз вакытында һәм оператив рәвештә карарлар кабул итәргә кирәк. Лаборатория белгечләре терлекләрнең үле гәүдәләре мисалында биологик һәм патологик материал пробаларын ветеринария лабораториясенә сайлап алу һәм китерү процедурасын күрсәттеләр.

Шулай ук өйрәнүләр барышында ветеринария хезмәте белгечләре дезинфекция техникасының, дезинфектантларның һәм терлекчелек объектларын, аңа якын территорияне, техника һәм хезмәт персоналын эшкәрткәндә шәхси саклау чараларының эшен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International