Ведомство турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсе ведомствога караган барлык Татарстан Республикасындагы дәүләт ветеринария учреждениеләре эшчәнлеге белән идарә итә, шул исәптән республика һәм региональ ветеринария лабораторияләре, Татарстан Республикасының матераль тәэмин ителеш станциясе, муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә дәүләт ветеринария берләшмәләре эшчәнлеге белән дә.   

Баш ветеринария идарәсенең төп бурычлары:

- хайваннарда, шул исәптән авыл хуҗалыгы терлекләре, йорт хайваннары һәм зоопарктагы җанварлар, башка җәнлекләр, кошлар, балыклар, умарта кортларында йогышлы  һәм башка авыруларны булдырмау һәм юк итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, терлекчелектә ветеринария хезмәте күрсәтү буенча куелган региональ планны үтәү;

- ветеринар-санитар юнәлештә терлекчелек продукциясе куркынычсызлыгын тәэмин итү, закон кысаларында дәүләт ветеринария күзәтчелеген тәэмин итү;

- халыкны хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч булган авырулардан саклау;

- Татарстан территориясен читтән кергән терлек авыруларыннан саклау.

Баш дәүләт ветеринария идарәсе түбәндәге эшләр өчен җаваплы:

- куелган тәртип буенча ветеринария белән идарә итү;

- куелган тәртип буенча ветеринар-профилактика эшчәнлеге белән идарә итү;

- куелган тәртип буенча ветеринар-дәвалау эшчәнлеге белән идарә итү;

- куелган тәртип буенча ветеринар күзәтчелеге алып бару.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International