Планлы язгы ветеринария-профилактика чаралары дәвам итә

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Республикада планлы язгы ветеринария-профилактика чаралары дәвам итә. 

Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.

Эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында район дәүләт ветеринария берләшмәләре табиблары барлык торак пунктларда һәм терлекчелек хуҗалыкларында:
• үсеп килүче яшьләрне Себер чире һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинацияләү;
• сыерларны ТУБЕРКУЛИНИЗАЦИЯЛӘҮ, бруцеллез һәм лейкоз өчен канны тикшерү;
• шәхси секторда котыру авыруына каршы этләр һәм мәчеләр прививкасы.

Язгы чаралар вакытында халыкка эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү яки биркалау хезмәте күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International