Баш ветеринария идарәсендә Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм лаборатория мөдирләре, шулай ук Чаллы шәһәре, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә районнары эпизоотологлары һәм терапевтлары катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар участок ветеринария пунктларының эшен, көзге эпизоотиягә каршы чаралар барышын һәм ветеринария лабораторияләренең эшен анализладылар. Ветеринария берләшмәләрендә ветеринария документларын рәсмиләштерүне анализлауга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International