Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 17-19 сентябрьдә узачак РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга чакыру максатыннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Республика Президенты Татарстан халкын киләчәк өчен тавыш бирергә чакырды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
«Бүген республикабыз – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы, тотрыклы һәм икътисадый уңышлы төбәк. Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлыгыбыз. Иҗади хезмәт һәм традицияләргә тугрылык казанышларыбызның һәм киләчәккә ышанычыбызның нигезе булып тора.
Күпләр Татарстан үсешенең югары дәрәҗәдә булуын, кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрнең киңәюен билгеләп үтәләр, ләкин эшлисе эшләр байтак әле.
Сезне актив тормыш позициягезне күрсәтергә – 17-19 сентябрьдә сайлау участокларына килергә һәм Татарстан үсешенә ярдәм итүче кандидатларны сайларга чакырам», - диде Рөстәм Миңнеханов.