Татарстанның Буа районы кызы WORLD SKILLS RUSSIA ярышларында алтын медаль яулады

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

"Яшь профессионаллар WorldskillsRussia" чемпионатында "Ветеринария" компетенциясе буенча Буа ветеринария техникумының 4 курс студенты, Татарстан Республикасы Тәтеш районында туып-үскән Татьяна Спирина җиңде. Татарстаннан икенче катнашучы Екатерина Әхмәтҗанова яшүсмерләр командасында икенче урынны яулады.

Чемпионат ярышлары 28 августта Башкорстан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә узды. 

Кызлар Татарстан Республикасы данын лаеклы якладылар!
WorldSkills Russia чемпионатында җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International