Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов үткәрде.
Киңәшмәдә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, шулай ук эпизоотологлар, терапевтлар, Түбән Кама, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Мөслим район ветеринария берләшмәләре һәм лаборатория мөдирләре катнашты.
Киңәшмә барышында район ветеринария берләшмәләре эшенә анализ ясалды. Катнашучылар шулай ук участок ветеринария пунктлары эшен, һәм ветеринария лабораторияләренең эш нәтиҗәләрен тикшерде.