Бүген татарстан республикасы Президенты WorldSkills Russia Чемпионатында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты. Җиңүчеләр арасында “Ветеринария” компетенциясендә алтын медаль яулаган Анжелика тәҗетдинова да бар. Хәтерегезгә төшерәбез, 8 нче августтан 12 сенә кадәр Сахалин өлкәсендә WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” VI нчы милли чемпионат финалы үтте. Ярышларда “Ветеринария” компетенциясе буенча Татарстанны Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Тәҗетдинова тәкъдим итте һәм алтын медаль яулады.