Ветеринария белгечләре – чаңгыда

2018 елның 10 феврале, шимбә

Бүген башкалабыз Казан шәһәрендә “Чаңгы юллары 2018” Бөтенроссия ярышлары уза. Спорт сөючеләргә уңай булсын өчен, чара Казанның өч урынында оештырылган иде. Баш ветеринария идарәсе, Казан ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре, 50 дән артык кеше, Әмәт урман-паркында чаңгыда ярышты. Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов беренчеләрдән булып финишка килде. “Респбуликаның ветеринария белгечләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый һәм һәр вакытта да спорт чараларында активлык күрсәтә”, ди Алмаз Хисаметдинов.

Фиништан соң спортчыларны кайнар чәй, шашлык, тәм-томнар белән сыйладылар. Моны Казан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеев һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиевлар оештырган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International