Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең «Татарстан Республикасында этләрне теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2018 елның 3 декабрендәге              228-п номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында этләрне теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына үзгәреш кертү хакында

 

 

        

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе норматив хокукый актын законнарга туры китерү максатында боерык бирәм:

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең «Татарстан Республикасында этләрне теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2018 елның 3 декабрендәге 228-п номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасында этләрне теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына, V бүлекне киләсе редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

 

«V. Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе

 

«5.1. Дәүләт хезмәтен алучылар судка кадәр тәртиптә ШДВБ һәм РДВБ ДБУ дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата ШДВБ һәм РДВБ ДБУ башлыгына шикаять белдерү хокукына ия.

ШДВБ һәм РДВБ ДБУ башлыгы карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр Идарә башлыгына бирелә.

Идарә башлыгы карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына белдерелергә мөмкин.

Мөрәҗәгать итүче, шул исәптән түбәндәге очракларда да, шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

  1. дәүләт хезмәте күрсәтү турында гарызнамәне теркәү срогы бозылганда;
  2. дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты бозылганда;
  3. мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен тапшырылуы яки гамәлгә ашырылуы күздә тотылмаган документларны яки мәгълүматларны яисә гамәлләр башкаруны таләп иткәндә;
  4. дәүләт хезмәте күрсәтү өчен Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны мөрәҗәгать итүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;
  5. дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;
  6. дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;
  7. дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, дәүләт хезмәте күрсәтүче органдагы вазыйфаи зат дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда үзләре тарафыннан җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тарткан очракта яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылганда;
  8. дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү чоры яисә тәртибе бозылганда;
  9. дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;
  10. дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны беренче мәртәбә кабул иткәндә яисә дәүләт хезмәтен күрсәткәндә,  2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пунктында каралганнардан тыш, булмавы һәм (яки) дөрес булмавы турында күрсәтелмәгән документлар яки мәгълүмат таләп ителгәндә.

         5.2. Шикаять кәгазьдә язмача яки электрон рәвештә тапшырыла.

         Дәүләт хезмәтен алучылар тарафыннан шикаять почта буенча, күпфункцияле үзәк аша, Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, Идарәнең (http://guv.tatar.ru) рәсми сайтыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт хезмәтләренең һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталыннан (http://www.gosuslugi.ru/) файдаланып җибәрелергә, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхсән кабул иткәндә дә алынырга мөмкин.

Шикаятьтә түбәндәгеләр булырга тиеш:

  1. карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелгән дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яки граждан хезмәткәренең аталышы;
  2. мөрәҗәгать итүче – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәгән урыны турындагы белешмәләр, мөрәҗәгать итүче – юридик затның урнашкан урыны турындагы белешмәләр, шулай ук элемтә өчен телефоны номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булган очракта) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә мөмкин булган почта адресы;
  3. дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яки дәүләт хезмәткәренең шикаять белдерелгән карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында мәгълүматлар;
  4. мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтен күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яисә дәүләт хезмәткәренең карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) белән ризалашмавын нигезләүче дәлилләр.
    1. Шикаятьне карап тикшерү чоры – аны теркәүгә алганнан соңгы 15 эш көне эчендә. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яки дәүләт хезмәткәренең мөрәҗәгать итүчедән документларны кабул итүдән баш тартуына яисә җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуына шикаять белдерелгәндә яисә мондый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта, – аны теркәүгә алганнан соңгы биш эш көне эчендә.
    2. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөрәҗәгать итүченең дәлилләрен раслый торган документлар (булган очракта) яки аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин.
    3. Шикаять мөрәҗәгать итүче тарафыннан шәхсән яки мөрәҗәгать итүченең вәкаләтле заты тарафыннан имзалана.
    4. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
  1. шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында алуы каралмаган түләүләрне кайтарып бирү рәвешендә;
  2. шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

Әлеге пунктның 1 һәм 2 пунктчаларында күрсәтелгән карарны кабул иткән көннән соңгы көннән соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә язмача яки, аның ихтыярына карап, электрон рәвештә шикаятьне карау нәтиҗәләре турында нигезле җавап җибәрелә.

  1. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш дип танылган очракта, җавапта мөрәҗәгать итүчегә дәүләт хезмәтен күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән юк итү максатларында дәүләт хезмәтен күрсәтүче орган тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм дәүләт хезмәтен алу максатларында алга таба мөрәҗәгать итүче эшләргә тиешле гамәлләр турында мәгълүмат күрсәтелә.

Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле түгел дип танылган очракта мөрәҗәгать итүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләре турында нигезле аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять белдерү тәртибе турында мәгълүмат күрсәтелә.

5.8. Шикаятьне карау барышында яисә нәтиҗәсендә административ хокук бозу яки җинаять кылу билгеләре ачыкланган очракта, шикаятьләрне карау вәкаләте бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны прокуратура органнарына кичекмәстән җибәрә.».

 

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

Баш ветеринария идарәсе башлыгы –

Татарстан Республикасы

Баш дәүләт ветеринария инспекторы                                     А.Г. Хисаметдинов

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International