Калининград өлкәсендә Африка дуңгыз чумасы сәбәпле дуңгыз фермасы юк ителә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Авыру чыганагын Черняхово районының Покровский бистәсендә урнашкан «Маточник-Покровское» дуңгыз фермасында ачыкланганнар. Бу - «Прибалтийская Мясная Компания Три» предприятиесенең дуңгыз фермасы. Әлеге дуңгыз фермасында 20 баш дуңгыз үлгән.

Калининград төбәкара ветеринария лабораториясе тикшеренүләрендә ДНК вирусы үрнәкләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган.

Хәзер Дуңгыз чумасы чыганагын юк итү буенча чаралар үткәрелә. Гамәлдәге ветеринария кагыйдәләре буенча авыру чыганагында дуңгызларны һәм сугым продуктларын юкка чыгару бара.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, агымдагы ел башыннан алып 15 августка кадәр Россиядә африка чумасының 83 учагы теркәлгән: 44 йорт хайваннары арасында һәм 39 кыргый табигатьтә.

Аерым алганда, Калининград өлкәсендә авыл хуҗалыгы хайваннары арасында 5 очрак теркәлгән һәм кыргый кабаннар популяциясендә 8 авыру очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International