21 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе узачак

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең «2021 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм федераль ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эш йомгаклары һәм 2022 елга өстенлекле бурычлар турында» киңәйтелгән уртак коллегиясе була.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узачак. Киңәшмәнең төп рәсми кунагы буларак Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдовның катнашуы көтелә.

Шулай ук коллегия кысаларында Идел буе федераль округының дәүләт ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәлләр һәм Идел буе федераль округы ветеринария советы утырышларын уздыру ниятләнелә.

Хөрмәтле журналистлар! Катнашу турында гаризаларны почтага җибәрүегезне сорыйбыз Guv.Pressa@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International