Россиядә вак дуңгызчылык фермаларын башка терлекчелек тармакларына күчерәчәкләр

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Россиядә вак дуңгызчылык фермаларын башка терлекчелек тармакларына күчерергә тәкъдим ителә. әлеге эш Африка дуңгыз чумасының таралуын кисәтү өчен эшләнә. Илдә мондый эш башланган инде, бу хакта РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов хәбәр итте.

«Әйе, бу чараларның берсе, һәм безнең саннар бар инде. Бу эштә Лидер-Новгород өлкәсе, анда инде 490 хуҗалык 2021 елда альтернатив терлекчелек төрләренә күчерелгән", - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Ул шулай ук 97 дуңгызчылык хуҗалыгы башка төр терлекләр белән эшләүгә күчкән Пенза өлкәсен, 68 дуңгызчылык хуҗалыгы үзгәреш алган Приморье крае, 60 дуңгызчылык хуҗалыгы булган Волгоград, 18 хуҗалыклы Кемерово һәм 13 дуңгызчылык хуҗалыгы булган Воронеж өлкәләренең эшен дә билгеләп үтте.

Бу, нигездә, биологик саклану түбән дәрәҗәдә булган вак хуҗалыклар, дип аңлатты министр урынбасары. Биологик саклану дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, дуңгыз фермасына Африка дуңгыз чумасы вирусы үтеп керү ихтималы зур.

"Дуңгызчылык өчен Африка дуңгыз чумасы – ул бәла һәм зур зыян", – дип ассызыклады Максим Увайдов. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан бирле Россиядә йорт дуңгызлары арасында 349 әлеге куркыныч авыру очрагы теркәлгән. Өстәвенә, 17 очрак эре дуңгызчылык предприятиеләрендә теркәлгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International