Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә Илебәр авылының "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Мондый чаралар "Saba balahoner"уникаль проекты кысаларында үткәрелә. Баш эпизоотолог Сергей Павлов балаларга ветеринария табибы һөнәре турында сөйләде. Дәрес вакытында һәр бала үзен ветеринария табибы ролендә сынап карады һәм йорт куяннын дәвалауда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре - социаль юнәлешле проект, анда Татарстан Республикасы Саба районы балалары һәм укучылары учреждениеләргә бушлай йөри һәм төрле һөнәрләрне уен формасында өйрәнәләр.