Алмаз Хисаметдинов Казанның "Зооцентр" хуҗасыз этләр приюты эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз этләр өчен каралган “Зооцентр” приютында булды. Монда ветеринария белгечләре приют эшчәнлеге һәм анда көн итүче хуҗасыз этләрнең тормышы белән танышты.

Оешма директоры Рөстәм Нуруллин эшнең үзенчәлеге белән таныштырды һәм үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Приют территориясендә объектлар реконструкцияләү һәм төзү «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» яңа федераль закон үз көченә кергәннән соң старт алды, дип искәртте Рөстәм Нуруллин. Канун хуҗасыз этләр приютларына карата таләпләр билгели. Әлеге таләпләргә туры китереп, биналар җылытыла, биредә һава температурасы 7 градустан да түбәнрәк төшми. Биналар һәм  яшәү һәм этләр йөртү өчен терриория мәйданының минималь күләме дә билгеләнгән.

"Без алдыбызга барлык таләпләргә җавап бирерлек заманча приют булдыру бурычын куйдык", - диде Р.Нуруллин. Биредә 900 хайванга җылы блок төзелгән, ул барлык нормаларга туры килә. Яңа корпуста һәр эткә 1,2 кв.м мәйданлы үз оясы каралган, 20 кв.м мәйданлы йөрү зонасы төзелгән, ул 10 эткә исәпләнгән. 2022 ел ахырына кадәр приют территориясендә шулай ук 1 мең хайванга исәпләнгән стационар төзү планлаштырыла, бу бер үк вакытта 2 меңнән артык этне тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Саннар турында сөйләгәндә, быел "Зооцентр" хезмәткәрләре 3 717 хуҗасыз этне тоткан, шуларның 301е яңа хуҗаларга бирелгән. 2 595 эт кире үз яшәү тирәлегенә кайтарылган. Бүгенге көндә биредә 535 эт яши.

Исегезгә төшерәбез, эт алырга теләгән очракта, "Зооцентр" приюты белән элемтәгә керергә кирәк. Монда булачак хуҗаның теләкләрен исәпкә алып, хезмәткәрләр этне сайларга ярдәм итәчәкләр. Приюттагы этләргә барысына да прививка һәм стерилизация ясалган. Приютның сайтында этләрнең фотолары, сыйфатламары язылган куелган белән каталог та бар. Бу эт алырга теләгән кешеләргә уңайлы булсын өчен, приютка барыр алдыннан сайлау мөмкинлеге булсын өчен эшләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International