Авыл тематикасы буенча журналистлар эшләренә Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Туган җирем – Россия» Бөтенроссия конкурсы дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итүне дәвам итә. Хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән 100дән артык гариза кабул ителгән. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әлеге чорда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә алалар.

«Туган җирем – Россия» премиясе – ул мәгълүмати-агарту проекты, аның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә гражданнарның хәбәрдарлыгын  арттыруга һәм авыл территорияләрен, авыл туризмын үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклауга, Россия авылының уңай үрнәген булдыруга һәм авыл территорияләрендә эшнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга  ярдәм  итә торган  язмаларны ачыклау һәм хуплау.

Быел премия кысаларында өч категориядә 12 номинация игълан ителгән. Һәр номинациядә өч призлы урын каралган. Һәр номинациядә беренче урыннарны алган җиңүчеләр 125 000 сум күләмендә акчалата премияләр алалар. Икенче һәм өченче урыннар призерлары рәхмәт дипломнары, истәлекле бүләкләр, шулай ук үз проектларын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында бастырып чыгару мөмкинлеге алалар.

Премиядә катнашучыларның проектлары сайлап алыначак һәм сайлап алынган теманың актуальлеге һәм киңлеге, проектта проблеманың төгәл  куелышы һәм аның иҗади тирәнлеге, мәкаләләрнең цикллылыгы  (2021 елда чыккан өч һәм аннан күбрәк  мәкалә), материалны бирү осталыгы һәм жанр стилистикасының төрлелеге, проектның социаль юнәлеше, материалның куелышы – композициясе, күпмәгълүматлылык, мантыйгы, дизайнер бизәлеше, конструктивлыгы, теманы ачуда авторның уңай позициясе кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.

“Туган җирем – Россия” премиясенә гаризалар проектның рәсми сайтында кабул ителә: www.agrokonkurs.ru. Премия Нигезләмәсе белән  сылтама буенча танышырга мөмкин: https://agrokonkurs.ru/rules.

Өстәмә мәгълүматны электрон буенча: agrokonkurs@imagroup.ru яки 8-800-700-06-79 телефоны аша алырга  мөмкин.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2024144.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International