Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 17 апрельдә “Ачык ишекләр көне”нә чакыра!

2021 елның 16 апреле, җомга

Шимбә көнне, 17 апрельдә Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе абитуриентларны “Ачык ишекләр көне”нә чакыра! Очрашу 14:00 сәгатьтә башлана.

“Ачык ишекләр көне” – ул уку йорты белән танышу өчен бик зур һәм уңай мөмкинлек. Бу көнне булачак студентларны факультетлар белән, бакалавриат һәм магистратура дәрәҗәсен алу өчен әзерлек юнәлешләре, 2021 елда уку йортына керү шартлары белән таныштырачаклар.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, очрашуда онлайн да катнашып була. Онлайн-очрашуга сылтаманы уку йортының сайтыннан таба аласыз.

Сорауларыгыз булса, 8(843) 273 96 46 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин.  

e-mail: priemksavm@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International