“Россия тәмнәре” конкурсына Казан үрдәге тәкъдим ителде

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Рамай фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына татлы ризыкларның берсен-Казан үрдәген тәкъдим итте.

Каклаган үрдәк – үзенчәлеге буенча да, рецепты буенча да гасырлар дәвамында сакланып калган милли татар ризыклары деликатесларының берсе. Иректә һәм натураль азык ашатып үстергән үрдәкнең каклаган түш итендә бөтен файдалы үзлекләр һәм йорт үрдәгенең чын тәме сакланып кала.

Үрдәк ите составында майлар, аксымнар, углеводлар, микроэлементлардан: тимер, фосфор, цинк, бакыр, селен, ниацин, кальций, марганец, фтор, натрий, витаминнардан:B6, B12, E, A, C, Д, К, РР бар.

Каклаган үрдәк телемнәре куе кызыл - рубин төсендә һәм бик тәмле була, йомшак сыер итен хәерләтә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылуын искә төшерә. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International