ТР МК Баш ветеринария идарәсендә дәвалау-профилактика чараларын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә агымдагы елның 9 ай өчен дәвалау-профилактика чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты. Үткәрелгән чаралар турында анализ белән дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында мөгезле эре терлекләрнең һәм дуңгызларның сакланышы, сыерларны ясалма орлыкландыру, шулай ук мобиль ветеринария пункты эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International