Республикада котыру авыруына каршы хайваннварны вакцинацияләү дәвам итә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Июнь ахырына кадәр ветеринария табибларының күчмә мобиль төркемнәре йорт мәчеләренә һәм этләргә котыру авыруына каршы вакцинация ясаячаклар.

Вакцина бушлай, алдан  билгеләнгән урында үткәрелә.

Процедура вакытында ветеринария белгечләре халыкка АЧС, кош гриппын, мөгезле эре терлекләр нодуляр дерматитын һәм башка авыруларны профилактикалау буенча консультацияләр бирәләр.

Йорт хайваннары хуҗаларына социаль дистанцияне үтәргә, маска һәм перчаткалар кияргә кушыла.

Бүгенге көндә мобиль бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшли.

Моннан тыш, мәчеләргә һәм этләргә вакцинация Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында да үткәрелә. Кабул итү көн саен, алдан язылмыйча да барып була.

Исегезгә төшерәбез, котыру-барлык төр хайваннарның һәм кешенең җылы канлы хайваннарының аеруча куркыныч зооантропоноз авыруы, ул үзәк нерв системасының авыр зарарлануы, гадәти булмаган үз-үзеңне тоту, агрессивлык, параличлар һәм үлем белән характерлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International