Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

2024 елның 6 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Казан шәһәре ярминкә мәйданында сәүдә рәтләрен карады.

Ярминкә мәйданы территориясендә урнашкан күчмә ветеринария лабораториясендә продукциянең сыйфаты һәм ветсанэкспертларның эше белән кызыксынды.

Ярминкәләр һәр шимбәдә 28 апрельгә кадәр уза. Аларда яшелчә, ит, сыр, бал, үзләре җитештергән продукцияне кибетнекеннән түбәнрәк бәяләрдән сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International