ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе
- Бу һөнәрне сайлавыма тамчы да үкенмим, - ди ул.
Әтисе - данлыклы механик, әнисе - тегүче, мал табибы булырга этәргеч ясардай сәбәп тә күренми. Шулай да терлекчелекне сайлаган.
- Кечкенәдән мал-туарны яратам, сәбәбе шуңа бәйледер, - дип аңлата.
2004-2008нче елларда Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегендә укый, шуннан бирле "Тукай" күмәк хуҗалыгының Шәкәнәч фермасында эшли. Төп вазыйфасы - сыерлар һәм яңа туган бозаулар сәламәтлеген кайгырту. Аның карамагындагы сыерлар саны гына 600ләп. Буш вакыт булуга, сыерлар тоягын чистарта ул. Ә һәр сыерның тоягын елына, ким дигәндә 3-4 тапкыр чистартырга кирәк. Инструментларны гел үзе белән йөртә дисәм дә ялгыш булмас: "Болгарка", кайчы, пычак гел кул астында. Чуаш җиреннән кайтарылган бу станга кергән сыерның аякларын ничек кирәк, шундый итеп көйләп куеп була. Тибә дә, селкенә дә алмый: рәхәтләнеп эшлә генә!
Сөтне маститка тикшерү дә аның вазифасы. Күз алдында тикшереп:
- Менә бу сыерның ике имчәгендә мастит башланган, - дип нәтиҗә дә ясап куйды.
Терлекчелектә "воспроизводство" дигән төшенчә бар. Ул да мал табибы хезмәте. Анысын ясалма орлыкландыручы Раушания Нәгыймуллина белән бергә башкаралар.
- Бу һөнәрне сайлаганга тамчы да үкенмим, ә инде грант белән бүләкләнгәч, күңел тагын да үсте, - дип елмая.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International