Мөслим РДВБ " ДБУ белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитны профилактикалау буенча чаралар үткәрү башланды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Мөслим РДВБ " ДБУ белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитны профилактикалау буенча чаралар үткәрү башланды.

Бүгенге көндә вакцинация «Август-Мөслим» ҖЧҖ һәм «Туган як агрофирмасы»ҖЧҖдә узды. 2500 меңнән артык мөгезле эре терлек вакциналаштырылган.

Нодуляр дерматит (узелк дерматиты) - тән температурасының күтәрелүе, тиредәге бугорклар, эчке органнардагы лайлалы тышчалар барлыкка килү, лимфатик төеннәрнең артуы, тире шешләре белән характерлана торган контагиоз вирус йогышы.

2019 елда Россия Федерациясе территориясендә авыруның 29 очрагы билгеләп үтелде, шул исәптән Идел буе федераль округында (Саратов өлкәсе – 5, Удмуртия Республикасы – 1) 6 авыру очрагы.

Бу елны Татарстан Республикасы территориясендә 900 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә прививка ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International