Бүген Әгерҗе районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул Фәрит Мандиев булды. Фәрит Шамилович ветеринария өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Яңа вазыйфага билгеләнгәнче ул БУ УР "Ижевская горСББЖ" җитәкче урынбасары булып эшләде.