Ветеринария белгечләре финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Республика ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, бүлек башлыклары, җаваплы белгечләр, дәүләт ветеринария берләшмәләренең җитәкчеләре һәм баш хисапчылары катнашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка 2019 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International