19 нчы сентябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында ит продукцияләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын кисәткән. Әлеге факт буенча ветеринария таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затка административ протокол төзелгән.