Әгерҗе районы "Нәүрүз" комплексына Венгриядән Голштин токымлы 123 баш сыер кайтарылды. Малларга ветеринар сертификат бирелгән. Бу төр маллар күп сөт бирүчеләр дип санала, безнең климатка тиз ияләшүчән.