16 нчы гыйнвар көнне Казан бүлеге ветеринар инспекторлары Лаеш районы территориясендә сыер итен сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: терлекчелек ризыкларына ветеринар табиб белешмәсе булырга тиеш. Сату туктатылган, гаепле штраф түләячәк.